Поселокка 1954 елда, Кәләй тимер юл станциясе поселогы буларак нигез салына. Тимер юл станциясе 1960 елда файдалануга тапшырыла.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән Әлмәт районында. Хәзер Урман-Кәләй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1961 елда Шөгер урман сәнәгате хуҗалыгы Кәләйгә үзгәртелә һәм поселокта урнаша.

Мәгариф һәм мәдәният

1950 еллар башында поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1958 елда − җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1972 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Поселокта 2 балалар бакчасы (1956 һәм 1967 елларда), мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар.

Халык саны

1975 елда – 1200,
1989 елда – 1922,
2002 елда – 1893,
2010 елда – 1944,
2015 елда – 2103 кеше (татарлар – 50%, руслар – 38%).