- РУС
- ТАТ
кул яки машина белән бәйләнгән әйбер яки эшләнмәләр җитештерү
Бәйләү татар халкында традицион рәвештә өйдә башкарыла торган кул эше санала. Манылмаган сарык йоныннан 5 инә белән оекбаш, бияләй, шарф бәйләү элек тә, хәзерге вакытта да аеруча киң таралган. ХХ йөз башларына кадәр татар хатын-кызлары ак йоннан бәйләнгән, кунычларына еш кына төрле төстәге җепләр кушылган оек киеп йөргәннәр.
Керәшен хатын-кызлары, нигездә, сәүдә итү максаты белән бәйләгән; аларда ак йон яки киҗе-мамык җептән бәйләнгән оексыман баш киеме – «ак калфак» ХХ йөз башларына кадәр кулланышта була.
Элек ир-атлар да кыска кунычлы оекбаш кигән һәм еш кына аларны үзләре үк ыргак энә белән бәйләгәннәр. Хатын-кызлар шулай ук ыргак энә белән челтәр ашъяулык, тастымал, чигеш араларын, чаршау, сөлге, алъяпкыч, кулъяулык каймаларын бәйләгән (челтәр бәйләгәндә җияк кулланылмаган).
Оренбург татарларында, нагайбәкләрдә хатын-кызлар элек-электән кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү белән дан тота. Бу һөнәрне алар җирле казакълардан үзләштергән. XIX йөз уртасыннан Оренбург губернасының көньяк өязләрендә мамык әйберләр җитештерү кәсепчелек рәвешен ала. Татар хатын-кызлары соры һәм көрән төстәге, бизәкләнгән каймалы калын шәлъяулык, оекбаш, пирчәткә бәйли, соңрак ак төстәге данлыклы юка челтәр яулыклар җитештерү җайга салына. XIX йөзнең икенче яртысында эшмәкәрләр мамыктан әйбер бәйләү кәсепчелеген Әстерхан, Пенза, Рязань губерналарында оештыра, соңрак бу эш хәзерге Татарстан территориясендә дә тарала. Хәзерге вакытта мамыктан бәйләү аеруча Арча, Әтнә, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба районнарында үсеш алган; биредә кәҗә мамыгы белән беррәттән йорт куяны мамыгын да кулланып, традицион мамык шәл бәйлиләр. Шәлнең каймасы буйлап ромб, түгәрәк, туры, чалыш бормаланган сызыклар рәвешендәге гади геометрик фигуралардан торган бизәк композиция сузыла. Кул эшләре осталарында һәр бизәкнең үз атамасы бар: «каз тәпие», «кош теле», «кәрәз», «тәсбих», «токмач», «чыршы» һ.б.
Татарларга, төрле төсләр кулланып, фактуралы бизәкләр белән бәйләү XX йөзнең икенче яртысында гына үтеп керә; ясалма җепләр кулланып, йон күлмәк, пуловер, башлыклар бәйләү гадәткә керә.
Хәзерге вакытта бәйләү өчен кирәкле җепләр, энә, ыргак, бәйләү машиналары сайлап алу мөмкинлеге зур. Шул ук вакытта ТР трикотаж фабрикаларында җитештерелгән әйберләрнең төрләре арта бара.
Рахимова Р.К. Татар теленең һөнәрчелек лексикасы. Казан, 1983.
Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. Казань, 1997.
Халиков Н.А. Промыслы и ремесла татар Поволжья и Урала. Казань, 1998.
Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.
Автор – Ф.Ф.Гулова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.