Тарихы

1782 елдан мәгълүм. Салдакай авылы пүчинкәсе булып тора. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1900 елдан), тимерчелек, вак-төякләр кибете эшли, 1913 елда земство мәктәбе ачыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 1276 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Якушкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Боевик» колхозы оештырыла. 1956 елдан – Ватутин исемендәге (үзәк утары – Салдакай авылы), 1960 елдан – «Родина» (үзәк утары – Салдакай авылы, 1963 елдан – Абрыскино авылы; шулай ук Якушкино авылы хуҗалыклары керә) колхозлары, 1994 елдан – «Родина» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Чирмешән» агрофирмасы, 2004 елдан – Кузнецов исемендәге, 2006 елдан – «Агро-Развитие», 2014 елдан – «Агромир» сәүдә йорты», 2015 елдан «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1792 елда – 66,
1859 елда – 307,
1897 елда – 531,
1908 елда – 614,
1920 елда – 829,
1926 елда – 712,
1938 елда – 652,
1949 елда – 540,
1958 елда – 458,
1970 елда –586,
1979 елда – 507,
1989 елда – 290,
2002 елда – 281,
2010 елда – 243,
2021 елда – 165 кеше (чуашлар).