Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский, Тюремное Городище исемнәре белән дә искә алына.

Авылның нигезләнүе Кама аръягы чик буе сызыгы төзелеше һәм авыл урынында Тюремное Городище торак пункты белән бәйле. XVIII йөзнең икенче яртысыннан алпавыт Ф.А.Сухаревка (авыл аның исеме белән атала), 1798–1842 елларда дворян Мусин-Пушкиннар (авылда аларның утары урнаша) һәм надворный советник Ф.Н.Кандалицкийга, XX йөз башында җирләр сәүдәгәрләргә шул исәптән Стахеевларга карый.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт һәм алпавыт крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, чабата үрү, вак һөнәрчелек.

1761 елда алпавыт Н.Сухарев салдырган чиркәү 1891 елда яна, аның урынына сәүдәгәрләр И.Г. һәм В.Г.Стахеевлар акчасына 1892 елда Казан Богородица чиркәве төзелә (1938 елда сүтелә, аның бүрәнәләреннән Майская Горка авылында клуб салына).

1877 елгы мәгълүматлар буенча волость идарәсе урнаша, Казан-Богородица чиркәве, училище, су тегермәне; 1896 елгы чыганаклар буенча чиркәү, земство училищесы, 2 икмәк саклау-сату, 2 бакалея, казна шәраб кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 650 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Сухарево авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Рассвет” колхозы (беренче рәисе – П.Я.Фролов) оештырыла. 1930 елда – “Земледелец” (беренче рәисе – А.Е.Конов) һәм “Культура” колхозлары (беренче рәисе – А.В.Булыгин). 1932 елда колхозлар “Сухарево” колхозына берләштерелә, 1951 елда авыл – берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз үзәк утары (хуҗалыкка шулай ук Болгар, Смыловка, Югары Чишмә, Кызыл Яр, Сименеево авыллары керә), 1970 елда “Память Ильича” совхозы итеп үзгәртелә, 1991 елда аннан “Болгар” совхозы (Болгар, Кызыл Яр, Югары Чишмә авыллары) бүленеп чыга.

1997 елдан “Сухарево” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1969 елда башлангыч мәктәп сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1991 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1987 елда яңа бина салына), китапханә (1938 елда уку өе буларак ачыла, 1959 елдан мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1973 елдан, 2017 елда аның территориясендә “Аленушка” велодром), “Батыр” стадионы (2015 елдан мәктәп территориясендә), фельдшер-акушерлык пункты (2020 елдан яңа бина төзелә); Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2011 елдан), мәчет (2009 елдан) бар.

Мәдәният йортында “Ивушки” вокаль, “Сударушка” фольклор, “Маскарад” театр (барсы да – 2017 елдан), “Фантазеры” балалар театр, “Микс” бию (икесе дә – 2017 елдан), “Васильки” вокаль (2018 елдан) коллективлары эшли.

Төзекләндерелгән “Рябинушка” скверы (2021 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Д.Ф.Зимин (1918–1970) – геофизик, Сталин бүләге лауреаты;

Г.Д.Маслов (1915–1968) – геолог, Социалистик Хезмәт Герое, Норильск шәһәрендә бер урам һәм мәктәп аның исеме белән атала, Норильск сәнгәгать районын үзләштерү һәм үстерү тарихы музеенда аңа багышланган экспозиция бар.

Халык саны

1834 елда – 309,
1870 елда – 907,
1897 елда – 1080,
1920 елда – 1275,
1926 елда – 962,
1949 елда – 739,
1958 елда – 584,
1970 елда – 702,
1979 елда – 664,
1989 елда – 594,
2002 елда – 729,
2010 елда – 712,
2022 елда – 629 кеше (руслар – 40%, мөселман татарлар – 37%, керәшен татарлар – 11%, чуашлар – 5%, әрмәннәр – 2%).