Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Гәүдәсенең озынлыгы 4-30 мм, еш кына 10-20 мм. Кыска, калын, нык кына бөгелгән хортумчыгы бар, ул гәүдәгә орынып тормый. 3 меңгә якын төре билгеле, тропикларда киң таралган.
Европада 14 ыругка караучы 30 лап төре бар.
Татарстан территориясендә 4 төре билгеле; гадәттә, боҗралы хищнец (Rhynocoris annulatus) еш очрый. Агачларда, үләндә, туфрак өслегендә, кайбер төрләре – вак имезүчеләрнең ояларында һәм өннәрендә, корылмаларда, ташлар астында яшиләр. Ерткычлар, төрле бөҗәкләр белән туеналар.
Кайбер төрләренең чагуы кешедә авырту барлыкка китерә.
Боҗралы хищнец
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.