Биографиясе

1840 ел, Витебск губернасы — 1881 елның 6 августы, Варшава.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1865), шунда ук, А.М.Бутлеров җитәкчелегендә эшли.

1869 елдан Варшава университеты профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре структур органик химиягә карый. «Углерод атомының охшашлыгы турында» («По поводу сродства углеродного атома», 1865) дигән хезмәтендә Попов тәҗрибәләр юлы белән, немец химигы Г.Кольбе раславына каршы килеп, углеродның барлык дүрт валентлылыгының да бердәй булуын исбатлый, һәм бу А.М.Бутлеровның химик охшашлык теориясен куәтли.

Кетоннар оксидлашу кагыйдәсен формалаштыра (кара Попов кагыйдәсе), бензол гомологлары оксидлашуының бензол боҗрасы белән турыдан-туры бәйләнгән углерод атомыннан башлануы турындагы закончалыкны ача (немец химигы Э.К.Т.Цинке белән бергә). Үсә баручы тотрыклылыгы буенча радикаллар рәтен төзи һәм тотрыклы радикалның карбониль төркем белән бергә аерылуы турындагы кагыйдәне формалаштыра.

Рус-төрек сугышы елларында (1877–1878) В.В.Марковников белән бергә Балканда хәрәкәт итүче рус армиясенең санитар отрядында дезинфекция эшләренә җитәкчелек итә.

Бүләкләре

4 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор — В.Г.Абзалова