Эчтәлек

Көбә күлмәктән яссы металл боҗраларының эрелеге белән аерылган, көбә күлмәк һ.б. кием өстеннән киелгән. Кыска җиңле; алдан ерык чабуы тезгә чаклы төшеп торган.

Шәрык дөньясында XII–XIII йөзләрдән мәгълүм; Алтын Урдада, Казан һ.б. татар ханлыкларында XIV–XVI йөзләрдә киң кулланылган.

Әдәбият

Кирпичников А.Н. Военное дело на Руси XIV – XV вв. Л., 1976.

Автор – И.Л.Измайлов