1980 елда педагогика училищесы буларак ачыла, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә белем бирү, махсус мәктәпкәчә белем бирү, физик культура, адаптив физик культура белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 744 укучы, 52 укытучы исәпләнә.