Бер төркем кеше 1918 елның 15 июнендә Раифа монастыре территориясендә җиде кызылармиячене явызларча үтерүдә һәм мәетләрен яндыруда гаепләнә (чынлыкта кызылармиячеләрне, погромчылар һәм мародерлар дип белеп, якын-тирә авыл крәстияннәре юк итә).

Эш буенча 23 кеше: И.И.Агеев, М.И.Алексеева, А.М.Архипов, И.Барсков, П.Н.Булихин, И.П.Власов, В.Г.Гаврилов, Т.Голышев, Е.П.Ермаков, И.Д.Илюшин, П.А.Калинкин, Г.М.Макаров, Е.М.Макаров, Н.И.Макаров, А.И.Нестеров, И.А.Нестеров, Я.А.Нестеров, М.Е.Новожилов, М.П.Ретин, Г.Ф.Сергеев, С.Ф.Федин, С.Федин, С.Янакин җавапка тартыла.

Эш ТАССР Баш мәхкәмәсенең күчмә сессиясе тарафыннан 1925 елның 31 август – 4 сентябрендә Раифа монастыре территориясендә карала (РСФСР Җинаять кодексының 60, 64нче маддәләре). Унбер кеше төрле елларга: М.И.Алексеева, И.Барсков, Н.И.Макаров, А.И.Нестеров – 2 елга (амнистия буенча азат ителәләр), П.Н.Булихин, Е.П.Ермаков – 4 елга (амнистия буенча 1 елга калдырыла), С.Янакин – 6 елга (2 елга калдырыла), В.Г.Гаврилов – 10 елга (4 елга калдырыла), Г.Ф.Сергеев – 5 елга (1,5 елга калдырыла), С.Ф.Федин – 2 елга, Т.Голышев 5 елга төрмәгә ябылуга хөкем ителә.

РСФСР Югары мәхкәмәсенең җинаять кассацияләре коллегиясе, 1925 елның 14 декабрь карары белән, гаепләнүчеләрнең барысын да аклый, эш туктатыла.