- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1999), профессор (2001)
1955 елның 9 сентябрендә Кыргызстан ССРның Ош өлкәсенең Сулюкта шәһәрендә туа.
1977 елда Мәскәү университетын тәмамлый. 1980 елдан Казан университетында эшли, икътисади кибернетика кафедрасы профессоры (2001 елдан).
Хезмәтләре математика физикага һәм ихтималлык теориясенә карый.
Миссаров Евклид модельләрендә ренормальләшкән төркемне сурәтләү өчен проекцион гамильтонианнар формализмын эшли. Кырның квант теориясенә p-адик модельләрнең яңа классын кертә, аларның үзлекләрен өйрәнә, p-адик модельләрдә кабаттан нормальләштерү теориясен төзи. Иерархик фермион модельнең төгәл чишелешен таба, бу модельдә ренормальләшкән төркемнең динамикасын тикшерә, критик күренешләрне һәм симметрияләрне сурәтли.
Критические явления в фермионной иерархической модели // Теорет. и мат. физика. 1998. Т. 117, №3.
Renormalization group solution of fermionic Dyson model // Asympt. Comb. with Appl. to Math. Phys. Netherlands, 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.