Эчтәлек

Революциягә кадәрге чыганакларда Бәхтияр Пүчинкәсе исеме белән дә билгеле.

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, он тарту кәсепчелеге тарала. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була; XX йөз башында мәктәп, 2 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 539,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 8 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән –  Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Олы Мәңгәр авыл җирлеге составына керә.

1940 елларда авылда “Чапаев” колхозы оештырыла, 1960 елларда “Чулпан” колхозы составында, 1994 елда мөстәкыйль “Бәхтияр” колхозына аерылып чыга, 2001 елда яңадан “Чулпан” колхозы белән “Мәңгәр” колхозына берләштерелә. 1997 елдан “Мәңгәр” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Мәңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, клуб бар. 2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. 1996 елда мәчет төзелә.

Халык саны

1782 елда – 44 ир заты;
1859 елда – 315,
1897 елда – 554,
1908 елда – 549,
1920 елда – 533,
1926 елда – 490,
1938 елда – 453,
1949 елда – 359,
1958 елда – 253,
1970 елда – 264,
1979 елда – 257,
1989 елда – 231,
2002 елда – 226,
2010 елда – 200,
2015 елда – 197 кеше (татарлар).