Эчтәлек

Авылга XVI йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Мирәтәк исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда  су тегермәне, “китайка” тукымасы җитештерүче фабрика, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 225,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Көек авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, соңрак “Таң” колхозы белән (Яңа Шимбер авылы) берләштерелә. 1950 елда “Тельман” колхозы (Түбән Көек авылы) составына керә, 1993 елдан “Ашыт” колхозы, 2005 елдан “Уңыш” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. 1991–2008 елларда башлангыч мәктәп, клуб эшли.

Халык саны

1782 елда – 20 ир заты;
1859 елда – 115,
1897 елда – 368,
1908 елда – 348,
1920 елда – 339,
1926 елда – 325,
1938 елда – 309,
1949 елда – 222,
1958 елда – 177,
1970 елда – 193,
1979 елда – 137,
1989 елда – 89,
2002 елда – 58,
2010 елда – 49,
2015 елда – 39 кеше (татарлар).