Авыл 1619 елдан мәгълүм. 1930 еллар уртасына кадәр Олы Көек исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. 1820 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете, мәчет, мәдрәсә (1908 елда ачыла, сәүдәгәр Н.Габделкәримов акчасына төзелә) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1171 дисәтинә тәшкил итә.

Түбән Көек авылы мәчете – ике катлы ике манаралы бина – 1861 елда Л.Габделгазиев акчасына төзелә. Декоратив стильләштерелгән элементлар белән бизәлгән, татар халык төзелеш сәнгате традицияләрендә классицизм стилендә дини архитектура истәлеге. 1937 елдан бинада клуб урнаша; 1995 елдан яңадан мәчеткә бирелә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Түбән Көек авыл җирлеге үзәге.

1924 елда авылда “Якты юл” колхозы оештырыла, 1935 елда “Тельман” колхозы итеп үзгәртелә, 1950 елда аның составына “Таң” колхозы (Иске һәм Яңа Шимбер авыллары) керә. 1958 елда “Волна” колхозы (Атамыш авылы) белән берләштерелә. 1993 елда “Ашыт” колхозы итеп үзгәртелә, 2005 елдан “Уңыш” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – тулы булмаган урта мәктәп, 1962 елда – сигезьеллык (1956–1971 елларда яңа бина төзелә), 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Хәзер авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, мәчет бар. 2008 елдан күп функцияле үзәк бинасы төзелә, анда мәктәп, китапханә, клуб, банк, почта, фельдшер-акушерлык пункты урнаша.

Күренекле кешеләре

Ногман Габделкәримов (1840–1918) – беренче гильдия Казан сәүдәгәре, меценат;

Ф.Г.Саттаров (1948 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 31 ир заты;
1859 елда – 686,
1897 елда – 829,
1908 елда – 967,
1920 елда – 947,
1926 елда – 950,
1938 елда – 931,
1949 елда – 719,
1958 елда – 552,
1970 елда – 527,
1979 елда – 488,
1989 елда – 399,
2002 елда – 337,
2010 елда – 308,
2015 елда – 280 кеше (татарлар).