Татарстанда иң эреләренең берсе.

Тукай районының Биклән авылы янында, Чаллыдан 15 км көньяк-көнбатышта.

1950 елда ачыла, 1956 елдан эшкәртелә.

Сәнәгать запаслары 28,5 млн т (2006), еллык чыгарылышы 150 мең т (2005). Файдалы катламы неоген утырмаларында. Төп компонентлары: монтмориллонит (40-50 %), гидрослюдалар һәм каолинит, комсыл-алевролитлы материалда – кварц, чакма ташы, мусковитның катламлы кисәкчекләре, пирит, магнетит, гранит һәм башкалар.

Биклән бентонит балчыклары Татарстан, Көнбатыш Себер нефть бораулау предприятиеләре тарафыннан бораулау измәсе ясауда, коеп ясалган зур әйберләр эшләүдә форма чималы итеп, югары сыйфатлы керамзит әйберләр ясауда, химия сәнәгатендә (адсорбент, шул исәптән эшкәртелгән майларны кире үз хәленә кайтару), терлекләрне үстерү өчен биостимулятор сыйфатында, фармакологиядә, резина-техник әйберләр җитештерүдә файдаланыла.

Чыганак нигезендә Әлмәттә 1957 елдан балчык порошогы заводы эшли.