Биографиясе

1959 елның 29 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Бохара шәһәрендә туа.

П.П.Беньков исемендәге Ташкент сәнгать училищесен (1980), Ташкент театр-сәнгать институтының нәкышь бүлеген тәмамлый (1988).

1988 елдан Ташкенттагы Республика сынлы һәм гамәли сәнгать интернат-лицеенда укыта.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1996).

Иҗаты

Р.Н.Мансуров. «Су анасы». 1993

Мансуров иҗатына реализм, авангард, сюрреализм кебек төрле стиль юнәлешләре хас. Аларда рәссам метафора һәм кинаяләр шигъриятенә мөрәҗәгать итә, пластик формаларның хисси чагылышын колорит һәм үзенчәлекле композицион чишелеш берлегендә ачып, образлар тудыра. Жанрлы рәсемнәр, ландшафт һәм архитектура пейзажлары авторы.

Төп әсәрләре: «Дуэт», «Нәүрүз» (икесе дә — 1990), «Фениксологиягә кереш, яки С.Дали истәлегенә» (1991), «Су анасы» (1993), «Бохара көйләре», «Бохара циклы» һ.б.

Үзбәкстан рәссамнарының Япония (1989), Мәскәү (1990), АКШ (Лас-Вегас шәһәре, 1994) күргәзмәләрендә, Үзбәкстандагы «Ил» татар рәссамнары берләшмәсе күргәзмәләрендә (Ташкент, 1995, 1996), 1991 елдан — Үзбәкстанның Бәйсезлек көненә, «Нәүрүз» бәйрәменә багышлап ел саен үткәрелә торган республика күргәзмәләрендә, «Рәссам һәм табигать» һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Әсәрләре АКШ, Англия, Германия, Көньяк Корея, Россия, Франция һ.б. илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова