Якынча 100 төре билгеле, ике ярымшарның да тропик һәм уртача поясларында таралганнар.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Түгәрәк яфраклы чыклы үлән (D. rotundifolia) ара-тирә Кама алдында очрый, мүкле сазлыкларда һәм «йөзмә-утраулар»да үсә. Инглиз чыклы үләне (D. anglica) һәм кирейомыркасыман чыклы үлән (D. Obovata) Көнбатыш Кама алдында билгеләнә.

10-25 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы зәгыйфь. Яфраклары тамыр яны боҗрасында, ланцетсыман яки түгәрәк, озын сапларда, өске ягы ябышкак сыекча бүлеп чыгаручы башчалы бизле төкчәләр белән капланган. Чәчәкләре вак, ике җенеслеләр, дөрес формада, биш бүлемле, ак, көпшәк чук чәчәк төркемендә. Җимеше – тартмачык. Июль-августта чәчәк аталар. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерәләр. Орлыктан һәм вегетатив (җенессез үрчү бөресе ярдәмендә) юл белән үрчиләр.

Түгәрәк яфраклы чыклы үлән халык медицинасында какырык куптару, тирләтү, бәвел кудыру чарасы буларак кулланыла. Сулыш органнары авырулары вакытында файдаланыла торган җыелма составына керә.

Инглиз чыклы үләне һәм түгәрәк яфраклы чыклы үлән ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).