Биографиясе

1911 елның 5 декабре, Харьков губернасы Купянск шәһәре – 1992 елның сентябре, Казан.

Харьков физика-техника институтын тәмамлый (1936), уку дәверендә кичке музыка курсларында аерым җыр дәресләренә йөри.

1936–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (В.Туровская классы) укый.

1939–1974 елларда Татар опера һәм балет театрында солист, 1978–1992 елларда опера труппасы мөдире. Бер үк вакытта 1962–1967 елларда Казан консерваториясендә укытучы, 1969–1987 елларда Казан медицина хезмәткәрләре йортының Халык опера театры режиссёры.

Иҗаты

Тигез яңгырашлы, зур диапазонлы тавышка ия, бертигез дәрәҗәдә төрле пландагы бас һәм баритон өчен язылган опера партияләрен – Дж. Россининың «Севилья чәчтарашы» (Бартоло), Ш.Гуноның «Фауст» (Мефистофель), А.Даргомыжскийның «Су кызы» (Тегермәнче), П.Чайковскийның «Евгений Онегин», «Мазепа» (Гремин, Орлик), С.Прокофьевның «Монастырьда никахлашу» (Мендоза), Н.Җиһановның «Качкын», «Ирек», «Алтынчәч» (Аблай, Мортаза, Бураш) операларындагы һ.б. партияләрне уңышлы башкара. И.Штраусның «Ярканат» (Прокурор), К.Милеккерның «Ярлы студент» (Олендорф), К.Листовның «Севастополь вальсы» (Боцман Кузьмич) һ.б. оперетталарда истә калырлык образлар тудыра.

Әдәбият

Ванслов В. Торжество ума и сердца // Театральная жизнь. 1963. № 13.

Пробиваясь сквозь тьму // Театральная жизнь. 1965. № 11.

Автор – Ф.Ш.Салитова