Биографиясе

1940 елның 4 апрелендә Мөслим районы Мөслим авылында туган.

Казан медицина институтын (хәзерге Казан медицина университеты) тәмамлаганнан соң (1969 ел), шунда ук эшли, 1990 елда гомуми гигиена кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1994 елдан медицина-профилактика факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре балаларның сәламәтлеге торышына һәм экологиягә карый.

А.Б.Галләмов зарарлылыгын исәпкә алып, беренчел пычратучы матдәләрнең (индикатор) күп таралуын ачыклый, шәһәрләрдәге атмосфера һавасының күп компонентлы химик элементлар белән пычрануына комплекслы гигиеник бәя бирү ысулын, Казан һавасын яхшырту чараларын тәкъдим итә.

Тикшеренү нәтиҗәләре әйләнә-тирә мохитне саклау, Казанда табигый байлыклардан тиешенчә файдалану, экологик яктан киеренке территорияләрдә төзелешне чикләүне нигезләү өчен комплекслы программалар эшләүдә файдаланыла.

Хезмәтләре

Геронтогигиенические аспекты донозологической диагностики водителей автотранспорта. Казань, 1998.

Әдәбият

Деканы Казанского медицинского университета. Казань, 1997.