Биографиясе

1934 елның 18 гыйнвары, Чуаш АССРның Канаш районы Пожарбоси авылы — 2002 елның 8 декабре, Казан.

1957 елда Ленинград финанс-икътисад институтын тәмамлый.

1957–1961 елларда Украина ССРның Винница һәм Херсон өлкәләре техникумнарында, 1961–1965 елларда Украина авыл хуҗалыгы академиясендә (Киев) укыта.

1965–1998 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында, бухгалтерлык исәбе кафедрасы мөдире (1969–1985), икътисад факультеты деканы (1989–1992). 1997 елдан Икътисад, идарә һәм хокук институтында (Казан) бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре бухгалтерлык исәбен камилләштерү мәсьәләләренә карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Практикум по бухгалтерскому учёту. К., 1996;

Тайны экономики (новая экономическая теория). К., 2000;

Управленческий (производственный) учёт в сельском хозяйстве: Учеб. пособие. К., 2001 (автордаш);

Новое в бухгалтерском учёте Российской Федерации: В 3 вып. К., 2001 (автордаш).

Әдәбият  

Краткая Чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2001.