Тарихы

Авылга XIX йөзнең уртасында Чернигов губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Лизуновка, Түбән Микулин исемнәре белән дә мәгълүм.

Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, агач эшләре белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 2 чиркәү (Спас чиркәве), земство мәктәбе (1871 елда ачыла), земство станциясе, ятимханә, 2 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 512 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Микулин авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Путиловец» колхозы оештырыла. 1953 елда «Мичуринец» колхозы (шәһәр тибындагы Актүбә поселогы) составына керә. 1957 елда аның составында авыл «Сокольский» совхозына керә. 1964 елдан «Актүбә» совхозы составында. 1991 елда «Актүбә» совхозы «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең агроцехы итеп үзгәртелә. 1997 елда «Азнакайнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең «Актүбә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда совет башлангыч мәктәбе ачыла (башта рухани йортында урнаша, анда 1904 елдан шулай ук башлангыч мәктәп эшли), 1959 елда – урта, 1963 елда – сигезьеллык (бина 1981 елда төзелә), 1995 елда – урта, 2011 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

 1956 елда китапханә бинасы төзелә.

Авылда мәдәният йорты (бина 1980 елларда төзелә), башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә эшли.

Күренекле кешеләре

В.А.Баранов (1872–1942) – астроном һәм гравиметрист, Казан университеты профессоры (юкка чыккан Югары Микулин авылында туган).

Халык саны

1889 елда – 298,
1910 елда – 303,
1920 елда – 417,
1926 елда – 446,
1938 елда – 572,
1949 елда – 415,
1958 елда – 430,
1970 елда – 345,
1979 елда – 283,
1989 елда – 339,
2002 елда – 453,
2010 елда – 379,
2015 елда – 421 кеше (руслар – 61%, татарлар – 25%).