Биографиясе

1913 елның 7 ноябре, Вятка губернасы, Сарапул өязе Сукман авылы — 1997 елның 5 октябре, Мөслим авылы.

Казан педагогия институты тарих факультетының 3 курсын тәмамлый (1938).

1932–1933 елларда Әгерҗе районының Тирсә башлангыч мәктәбендә укытучы, 1933–1934 елларда Чишмә башлангыч мәктәбендә директор. 1934 тән Мөслим районында: Ташлыяр җидееллык мәктәбендә, 1936 елдан Мөслим урта мәктәбендә директор; 1937 елдан район халык мәгарифе бүлеге мөдире; 1941–1944 елларда Митрәй җидееллык мәктәбе директоры; 1944–1948 елларда район финанс бүлеге мөдире; 1949–1955 елларда Мөслим урта мәктәбе укытучысы; 1955–1956 елларда район башкарма комитетының культура бүлеге мөдире, 1956–1958 елларда район башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1958–1976 елларда Киров исемендәге колхоз рәисе.

Мусин җитәкчелегендә 1970 елда 1 га дан 25,1 ц бөртекле ашлык уңышы алына (1958 дә — 1 га дан 9 ц), бишьеллык план (1966–1970) бөртекле ашлык сату буенча 103% ка, сөт — 121%, йон 123% ка үтәлә.

Колхозчыларның 3 нче Бөтенсоюз съезды делегаты (1969).

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале, РСФСР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әдәбият    

Таиров Н. Мусин Латфулла Нугманович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.

Автор — И.Н.Афанасьев