Академик В.И.Вернадский минералларга шулай ук кайбер аморф (опал, аллофан), сыек (саф терекөмеш, амальгама) һәм газсыман токымнарны елда кертә.

Минераллар — тау токымнары һәм рудаларның состав өлеше. Төрле мохиттә, Җир һәм планеталарның каты һәм газсыман өслегендә һәм җир астында, тере организмнарда һәм микроорганизмнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ясалма минераллар лаборатор һәм сәнәгый шартларда алына. Составы буенча минералларның күпчелеге — нәорганик кушылмалар, әмма органиклар да бар: органик кислоталарның тозлары, фосфатлар, оксалатлар, казылма тозлар һ.б. Минераль төрләргә (индивидуаль табигый химик матдәләр) һәм төрле төрчәләргә (бер минераль төрнең төсле һәм морфологик вариацияләре) аерып йөртәләр. 3 меңгә якын минерал билгеле, ел саен 20 дән 100 гә кадәр минерал ачыла. Тере организмнарда 40 ка якын минерал булуы ачыкланган, шул исәптән апатит һәм кальций карбонаты, алар — скелет һәм тешләр составына, опал (ак ахак) белән бергә CaCO3 болытсыманнар һәм үсемлекләрнең төп тукымаларына керә. Минералларның үлчәмнәре мм өлешләреннән алып 10 м га кадәр һәм аннан озынрак күрсәткечләргә (пегматитларда сподумен кристаллары), авырлыгы берничә тоннага кадәр (кварц, кыр шпаты) җитә. Минералларга атама беренче табылган урыны, теге яки бу кеше хөрмәтенә, физик үзлекләренең характеры һәм химик составы буенча бирелә.

Татарстан территориясендә барлык класслардагы минераллар булуы ачыкланган: саф элементлар — бакыр, күкерт, алтын, көмеш, платиналы металлар; инерт газлар; оксидлар — кварц, лимонит, гётит (кара Минераль буяулар), ак ахак һ.б.; сульфидлар — пирит-марказит, халькопирит һ.б.; карбонатлар — кальцит, доломит, сидерит һ.б.; сульфатлар — ангидрит, гипс, целестин һ.б.; галоид кушылмалар — аш тозы; фосфатлар — фосфоритлар; силикатлар — плагиоклазлар, слюдалар (биолит, глауконит, мусковит), каолинит (балчык), цеолитлар һ.б. Төрле төстәге: шәмәхә (аметист), зәңгәр (азурит), индиго-зәңгәр (ковеллин), яшел (малахит), көрән (лимонит), сары-җизсыман (халькопирит); төрле катылыктагы — гипстан (2) кварцка (7) һәм алмазга (10) кадәр минераллар табылган.

ТР территориясендә утырма, магматик, метаморфик, өске һәм тирәндәге минераллар очрый. Барлык билгеле минералларның 15% ка якыны абразив һәм антиабразив, кыйммәтле һәм ясалма ташлар һ.б. сыйфатында металлар һәм химик элементлар алу өчен кулланыла.

Шулай ук кара Минералогия.

Әдәбият          

Прогноз нефтегазоносности фундамента молодых и древних платформ. К., 2001.