Гомуми мәгълүмат

Пермь шәһәреннән 120 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. XVI йөздән билгеле.

Халкы – 50051 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3850 кеше.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарларның (башлыча, Казан һәм Вятка губерналарыннан) Чусовой шәһәренә («Яңа авыл» районына) күпләп күченүләре 1880 елларда. металлургия заводы төзелеше башлану белән бәйле. Алар, нигездә, урман кисү, киптерү һәм сугару каналлары төзү, цех нигезләре астында чокырлар казу, завод өчен агач күмере әзерләү кебек эшләр башкара.

1912 елда беренче агач мәчет төзелә (1930 елларда ябыла). Совет хакимияте чорында шәһәрдә Гражданнар сугышында катнашкан кызылармиячеләр татар отряды формалаша.

XX йөз башында татарлар сәүдә өлкәсендә мөһим роль уйный: савыт-саба, лампа, галантерея, ипи, мануфактура, бакалея, колониаль товарлар һәм башкалар белән сату итә. Алар күбесенчә мәчет янындагы «татар» яки «харбин» дип аталган баракларда яшиләр.

1930 елларда Чусовойда дүртьеллык, соңрак җидееллык икенче татар мәктәбе эшли. 1931–1939 елларда татар телендә «Ударник» газетасы нәшер ителә. 1970 елларда металлургия мәдәният йортында татар үзешчән хоры эшли.

1993 елда мөселман җәмгыяте оештырыла, 2013 елда мәчет ачыла.

Корбан бәйрәме, Сабан туе, Ураза бәйрәме үткәрелә. «Ләйсән» татар мәдәнияте коллективы оештырыла (2015 ел), А.С. Пушкин исемендәге район китапханәсендә «Тынычлыкка һәм татулыкка – китап аша» (2015 ел) милли әдәбият почмагы ачыла, анда китаплар, журналлар һәм газеталар, шул исәптән татар телендә дә тәкъдим ителә, «Милли бердәмлек» этнокультуралар район фестивале уза (2016 ел).

Күренекле кешеләре

Чусовой шәһәрендә техник фәннәр докторы Г.М.Сираҗетдинов туган.

И.Н.Гобәйдуллин (1973–1995 елларда Чусовой металлургия заводы җитәкчесе) – Чусовой шәһәре мактаулы гражданы.

Тау чаңгысы спорты буенча халыкара класслы спорт остасы, СССР чемпионатларында приз алучы Г.Н.Постникованың (Сөнгатова) тормышы һәм эшчәнлеге Чусовой шәһәре белән бәйле.

Чусовой районында техник фәннәр докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы И.Г.Хисамиев туган.