1940 елның 2 гыйнварында Биектау районы Ямаширмә авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1964).

1957–1958 елларда интернатта тәрбияче, 1958–1959 елларда Ямаширмә урта мәктәбендә укытучы.

1964–1965 елларда Казан педагогия институтының комсомол комитеты секретаре.

1966–1972 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инструкторы, сектор мөдире, бүлек мөдире урынбасары, секретаре.

1972–1978 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы, 1978–1982 елларда сектор мөдире, бер үк вакытта, 1980–1981 елларда бүлек мөдире вазифаларын башкаручы.

1982–1992 елларда ТАССР (1990 елдан ТССР) Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе.

1992–2001 елларда ТР Премьер-министры урынбасары. Социаль-мәдәни блокны җитәкли. Ул эшләгән вакытта телевидение төсле тапшыруга күчә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, Яшь тамашачылар театры, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры реконструкцияләнә; Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясе яңа бинага күчерелә; Төбәкара клиник диагностика үзәге, республика клиника хастаханәсе перинаталь үзәге, республика онкология клиник диспансеры, республика районнарында күп кенә хастаханә һәм мәктәп биналары төзелә; Благовещение соборын реставрацияләү эше башлана, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы оештырыла.

2001–2004 елларда «Зенит» банкының ТР буенча вәкиллеге директоры.

2005–2006 елларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, 2006–2013 елларда рәисе.

Журналистлар берлеге идарәсе рәисе (1984–1990).

«Почёт билгесе», 2 нче дәрәҗә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, ТРның Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов