Йортлар төзү заводлары һәм комбинатлары тарафыннан климат һәм технологик шартларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Эре панельләр куллану йортларны төзү вакытын 1,5–2 тапкыр кыскартырга һәм төзелеш мәйданчыгында хезмәт чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, кирпеч йортлар белән чагыштырганда, 1 м2 торак мәйданның смета бәясе 12–15% ка арзанрак.

1950 еллар ахырыннан ТР территориясендә эре панельле йортлар төзелеше бөтенсоюз 1.605, 464 серияләре җирлегендә эшләнгән типлы проектлар буенча алып барыла. Торак йортлар максималь 3,2×5,76 м зурлыктагы «бүлмәлек» панельләре булган күтәрүче аркылы эчке һәм тышкы диварлардан тора. Эре панельле йортлар төзелеше даими рәвештә камилләштерелә: чама белән һәр 5 ел саен проектлау нормаларына һәм типлы проектларга төзәтүләр кертелә, эшләнмәләрнең икътисади һәм җылылык-техник сыйфатламалары, конструкция чишелешләре һәм фасадларның бизәлеше яңартыла. Минимальләштерелгән кухнялы, катнаш сан.узеллы, үтәли йөрелмәле бүлмәләре булган беренче типлы иркенрәк бүлмәле, санитария узеллары аерым, лоджияле серияләр (125, 90, 121) белән алышына. Катлар саны 9–10 га кадәр арта. Почмактагы, борылыштагы һәм иң ягындагы секцияләр төзелешне төрләндерәләр.

1980 елларда ТР шәһәрләрендәге (Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск һ.б.) торак йортлар тулаем диярлек эре панельле булалар. Бу вакытка Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләрендә һ.б. да эре панельле йортлар төзелеше заводлары төзелә. 1990–1998 елларда тораклар төзүнең гомуми күләмендә эре панельле йортлар төзелеше өлеше 2 тапкыр кими. Ул башлыча тузган торак фондын бетерү программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

ТР эре панельле йортлар төзелеше заводларының серияле эшләнмәләре җирлегендә төзелешкә яңа — ригельсез-каркаслы, каркаслы-панельле күтәрүче-терәк системалары кертелә, тышкы диварлар өчен җылылык каршылыгына сәләтле өч катламлы эффектив панельләр һәм данәле җылыткыч материаллар кулланыла. Андый күтәрүче-терәк системалары бинаның архитектур күренешен, фатирларның күләм-планировка чишелешен, аларның уңайлыкларын күпкә яхшырту, заказчының теләкләрен исәпкә алу мөмкинлеге бирә.

Авторлар — Г.П.Никитин, Б.С.Соколов