Тарихы Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карары нигезендә губерна башкарма комитеты дәүләт контроле бүлеге оештырылудан башлана. Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1919 ел 20 гыйнвар карары һәм Бөтенроссия ҮБКның 1919 ел 9 апрель Декреты белән РСФСР Дәүләт контроленең Казан губерна бүлекчәсе итеп үзгәртелә, РКП(б) Казан губерна комитеты бюросының 1920 ел 19 февраль һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1920 ел 20 февраль карарлары белән исеме губерна башкарма комитетының эшче-крәстияннәр инспекциясе бүлеге дип алыштырыла, Бөтенроссия ҮБК һәм РСФСР ХКСның 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР ҮБКның 1920 ел 28 сентябрь карары белән ТАССР Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссариаты итеп үзгәртелә.

Дәүләт аппараты эшен өйрәнү һәм аны камилләштерү чараларын эшләү, хуҗалык һәм дәүләт идарәсенең аерым тармакларында тикшерүләр алып бару, совет учреждениеләрендә бюрократлыкка һәм чуалчыклыкка каршы көрәш, эшчеләрне һәм крәстияннәрне җитәкче вазифаларга әзерләү, югары закон чыгаручы органнар карарларының үтәлешен күзәтү белән шөгыльләнә. Халык комиссариатының вәкаләтләре республиканың барлык учреждениеләрен һәм ведомстволарын колачлый. Ул җирле дәүләт һәм кооперация оешмаларында һәм предприятиеләрендә, акционер җәмгыятьләрендә һәм концессияләрдә инспекция-ревизия тикшерүләре уздыруга, дәүләт учреждениеләренә, предприятиеләренә һәм оешмаларына кимчелекләрне бетерү, структураны үзгәртү, вазифаи затларны эштән читләштерү һәм дисциплинар җәзага тарту турында күрсәтмәләр бирүгә, аерым ялгышлары һәм җинаятьләре өчен җитәкче хезмәткәрләргә карата адм. һәм мәхкәмә эше кузгатуга, ревизия тикшерүендәге учреждениеләрнең һәм вазифаи затларның (югары хакимият һәм идарә органнары, мәхкәмә һәм прокуратурадан тыш) законсыз боерыкларын һәм гамәлләрен туктатып торуга, хезмәтне фәнни нигездә оештыру мәсьәләләрен карау өчен съездлар, конференцияләр һәм киңәшмәләр чакыруга хокуклы була.

Гомуми, техник-сәнәгать, хәрби, финанс, авыл хуҗалыгы (1921 елдан), административ (1922 елдан), ревизия (1923 елдан), дәүләт аппаратын камилләштерү (1923 елдан) бүлекләрен, шикаятьләр бюросын (1922 елдан) үз эченә ала.

1927 елдан ТАССР Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссариаты хокуклары киңәйтелә: штатлар, органнарның структур өлешләрен кыскарту, вазифаи затларны дисциплинар җәзага тарту, читләштерү һәм эштән азат итү мәсьәләләрендә Халык комиссариатының карарлары барлык дәүләт учреждениеләре һәм предприятиеләре өчен үтәлергә тиешле соңгы һәм зарури чара булып исәпләнә.

1930 еллар башында ТАССР Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссариаты составына эшләр башкару идарәсе, оештыру-масса, финанс бүлекләре, сәнәгать, сыйфат күрсәткечләре һәм техникадан файдалану, транспорт, төзелеш, совхозларны, колхозларны һәм МТСларны ныгыту, уңышны күтәрү һәм югалтулар белән көрәш, сәүдә-кооперация, җәмәгать туклануы, советлар, үтәлешне контрольдә тоту һәм тикшерү, дәүләт аппаратын һәм соц. милекне саклауны яхшырту һәм арзанайту, социаль-мәдәни мәсьәләләр төркемнәре, бәяләргә дәүләт инспекциясе, шикаятьләр бюросы керә. ТАССР Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссариатының республика кантоннары һәм районнарындагы вәкаләтле вәкилләре белән җитәкчелек итә. ТАССР ҮБКна, ТАССР ХКСна һәм РСФСРның шундый ук Халык комиссариатына буйсына.

СССР ҮБК һәм ХКСның 1934 ел 11 февраль карары белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары СССР ХКС каршындагы Совет контроле комиссиясенең ТАССР буенча Вәкаләтле вәкиленә тапшырыла.

Халык комиссарлары: Г.С.Касыймов (1920–1921 елның июне), А.Г.Ганиев (1921 елның июнь–августы), Х.А.Чанышев (1921 елның августы — 1922), В.И.Исхаков (1922–1923), А.В.Недачин (1923–1925), И.М.Батанов (1925–1926), Н.Ф.Новиков (1926–1927), М.Ә.Әхмәтшин (1927–1928), Г.Г.Ганиев (1928–1930), Г.Г.Байчурин (1930–1934).

Автор — Е.Б.Долгов