Биографиясе

1924 елның 14 августы, Казан — 1985 елның 3 марты, шунда ук.

Казан юридик институтын тәмамлый (1949).

1948–1950 елларда Казанда ВЛКСМның Совет райкомы 1 нче секретаре. 1950–1953 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре. 1954–1957 елларда «Казэнергострой» трестында, бүлек башлыгы (1956 елга кадәр).

1957–1961 елларда Казан химия-технология институты проректоры.

1961–1963 елларда Казан хезмәт ияләре депутатларының Совет район советы башкарма комитеты рәисе.

1963–1967 елларда ТАССР мәдәният министры урынбасары.

1967–1979 елларда ТАССР МСның Кинофикация идарәсе башлыгы.

1979–1984 елларда ТАССР Кинофикация буенча Дәүләт комитеты рәисе. Бу елларда республикада торак пунктларны тоташ кинофикацияләү гамәлгә ашырыла, фильмнарны прокатка алу буенча иң югары күрсәткечләргә ирешелә.

1951–1955, 1963–1967 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов