Биографиясе

1899 елның 10 марты, хәзер Казакъстан Республикасының Семипалатинск өлкәсе Бахты авылы — 1991 елның 28 марты, Мәскәү.

Тере Шәрекъ телләре институтын (Мәскәү, 1923) тәмамлаганнан соң, Бохара Халык Совет Республикасына җибәрелә, анда ул «Азад Бохара» дип аталган беренче дәүләт нәшрияты оештыра.

Төрле елларда Мәскәү, Сәмәрканд, Ташкентта яши.

1924–1933 елларда СССР халыкларының Үзәк нәшриятында, Таҗик һәм Үзбәк дәүләт нәшриятларында эшли; 1933–1939 елларда ВКП(б) ҮК каршындагы Партия нәшриятының тәнкыйть-библиография бюросы һәм НКВДның Геодезик рәсемгә төшерү һәм картография баш идарәсенең төрки-татар секторы белән җитәкчелек итә.

1940 елдан СССР ФАнең Үзбәк филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1942 елдан директоры).

1944 елда СССР ФАнең Үзбәк филиалы нәшрияты директоры.

1940 еллар уртасыннан Мәскәү университетында, Көнчыгышны өйрәнү институтында, Советлар Армиясенең Чит телләр хәрби институтында укыта.

СССР ФАнең Тел белеме (1954 елдан) һәм Көнчыгышны өйрәнү (1958–1986) институтларында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре урта гасырлар төрки (шул исәптән уйгыр) телләрен һәм XI–XIV йөзләрдәге төрки телле әдәби ядкәрләрне өйрәнүгә карый. Харәзминең «Мәхәббәтнамә» (1353), Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки» (1391) һ.б. әсәрләрен өйрәнә һәм беренчеләрдән булып бастырып чыгара (рус теленә тәрҗемәсе һәм аңлатмалар белән).

Икетелле һәм орфографик сүзлекләр төзүче, югары уку йортлары өчен уйгыр, каракалпак һәм үзбәк теле дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре   

Современный уйгурский язык. М., 1960;

Кыпчакско-огузский литературный язык мамлюкского Египта XIV века. М., 1965;

Уйгурско-русский словарь. М., 1968;

Историко-сравнительный словарь тюркских языков XVI века: на материале «Хосрау и Ширин» Кутба. М., 1979. Кн. 1;

Исследования по истории тюркских языков XI–XIV веков. М., 1989.

Әдәбият          

Наджип Эмир Наджипович // Советская тюркология. 1989. № 2.

Автор — Ф.Ш.Нуриева