Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Буренца буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1865 елда төзелә), 3 су тегермәне, тимерчелек, 7 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2264,3 дисәтинә тәшкил итә.

Җирле мәдрәсә XVIII йөз ахырында ачыла, 1917 елга кадәр төбәктәге иң эре һәм күренекле уку йортларының берсе. Анда 300 ләп шәкерт укый (аны тәмамлаучылар арасында – шагыйрь М.Укмаси, язучы М.В.Гали). Мәдрәсә махсус төзелгән таш бинада урнаша (XIX йөз ахыры – XX йөз башы гражданнар архитектурасы истәлеге).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Сатыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Сатыш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Марс» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Садыйков). 1960 елда «Эшчән» (үзәк утары – Казанчы Бигәнәй авылы), «Кызыл йолдыз» (үзәк утары – Аккүл Бигәнәй авылы) һәм «Марс» колхозлары «Молотов» колхозына берләштерелә (авылда үзәк утар урнаша), шул ук елда хуҗалыкның исеме «Марс» колхозы дип үзгәртелә.

2003 елга кадәр авылда – «Марс» күмәк предприятиесе (авылда үзәк утар урнаша), 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге крестьян-фермер хуҗалыгы, 2015 елдан «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Сатыш» бүлекчәсе эшли. 2011 елдан шулай ук И.В. Сибгатуллин (кәҗәләр фермасы), 2012 елдан М.М.Садыйков (сөтчелек фермасы) һәм А.И.Мостафин (атлар фермасы) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1978 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1980 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елда Ш.З.Зиннуров исеме бирелә.

2010 елдан мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее һәм Ш.З.Зиннуровка багышланган музей почмагы эшли.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1946 елда китапханә почмагы буларак ачыла, 1995 елдан – мәдәният йорты бинасында), «Кояшкай» балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Сатыш авылы мәдрәсәсе музее (2018 елда оештырыла, Россиядә XIX йөздә XX йөз башындагы иң эре авыл мәдрәсәләренең берсенә багышлана; экспозициясе ике бүлектән – «Мәдрәсә оештырылу тарихы», «Эре мәгариф үзәкләре» бүлекләреннән тора, 117 саклау берәмлеге исәпләнә), участок ветеринария пункты, участок полиция пункты (икесе дә – 2015 елдан), мәчет (1996 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Челтери» чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында «Гәрәбә» фольклор коллективы эшли.

Күренекле кешеләре

И.А.Абдуллин (1954–2017) – техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре;

Ф.И.Габдрахманов (1958 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре;

Х.Г.Мөхәммәтгалиев (1951 елда туган) – биология фәннәре докторы;

Н.Н.Хаҗипов (1957 елда туган) – биология фәннәре кандидаты, Теләче муниципаль районы башлыгы (2019 елдан), Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Ш.Шәймәрданов (1917–2006) – Социалистик Хезмәт Герое, «Почет билгесе», Октябрь Революциясе орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 166 ир-ат;
1859 елда – 1398,
1897 елда – 1656,
1908 елда – 1945,
1920 елда – 1734,
1926 елда – 1540,
1938 елда – 1248,
1949 елда – 983,
1970 елда – 928,
1979 елда – 1282,
1989 елда – 679,
2002 елда – 692,
2010 елда – 679,
2020 елда – 667 кеше (татарлар – 97%).