Евразия елгаларында яши.

ТР территориясендә барлык зур елгаларда һәм чиста, агым сулы күлләрдә таралган.

Гәүдәсе кабарынкы һәм озын, ян-яктан җиңелчә кысылган, озынлыгы 70 см га кадәр, авырлыгы 6-8 кг. Авызы зур түгел. Корсак өлеше көмешсыман, тамак асты һәм корсак йөзгечләре кызгылт төстә. Тәңкәләре циклоид, вак, алтынсу, саңак каплавычларында аеруча сизелә. Яшәвенең 4-6 елында җенси яктан җитлегә. Су 6-8°C ка кадәр җылынгач, апрель-май айларында уылдык чәчә. Бу вакытта бәртәсләр зур төркем булып җыелалар. Уылдыкны комлы яки ташлы төпкә (елгаларда) яки картайган су үсемлекләренә (күлләрдә) берьюлы салалар. Бер балык 114 меңгә кадәр уылдык чәчә. Вак әкәм-төкәмнәр, төрле личинкалар, бөҗәкләр, су үсемлекләре бәбәкләре белән тукланалар. Авырлыгы 400-500 г га җиткәч, вак балыкларны ашый башлый.

Кәсәбәчелек объекты.