Эчтәлек

Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1660 еллардан авылда мәчет эшли, 1742–1744 елларда җимерелә дип фаразлана. 1830–1838 елларда ике мәчет төзелә, 1851 һәм 1889 елларда тузу сәбәпле алар урынына яңалары төзелә (1930 елларда аларның бинасында мәктәп һәм авыл советы урнаша). 1895 елгы мәгълүматлар буенча мәдрәсә була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, фельдшерлык пункты, кибет, 2 тегермән, юлаучылар йорты, 2 вак-төякләр кибете, сишәмбе базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1677 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау  волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Кышлау авыл җирлеге үзәге.

Халкы күбесенчә “Муса Җәлил” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы эшли (1960 елда ачыла), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2000 елда мәчет төзелә.

Халык саны

1859 елда – 1184,
1897 елда – 1340,
1908 елда – 1415,
1920 елда – 1315,
1926 елда – 1224,
1938 елда – 947,
1958 елда – 565,
1970 елда – 557,
1979 елда – 468,
1989 елда – 371,
2002 елда – 358,
2010 елда – 369,
2015 елда – 358 кеше (татарлар).