Эчтәлек

1906 елда шул ук исемдәге газета нәшер итү максаты белән җәмәгать, сәясәт һәм дин эшлеклесе, публицист, мөхәррир һәм нашир Р.Ибраһимов тарафыннан ачыла.

Басмаханәдә шулай ук «Нәҗат», «әт-Тилмиз» газеталары, сирәк кенә сәяси характердагы китаплар һәм брошюралар, мәктәпләр өчен дәреслекләр, дини-дидактик һәм дини-тарихи әсәрләр дә нәшер ителә. Басмалар арасында — Сөләйман Айричинскийның «Автономия яхуд идарәи мохтария», «Татар хәятенең 1002 нче кичәсе», «Мөселман фиркасе уставы» һ.б. Ачыкланган китапларның гомуми саны — 25 (1906 елда— 5, 1907 елда — 20), тулаем тиражы — 66900 данә. Газеталар һәм китаплар цензура эзәрлекләвенә дучар ителә. Газеталарның кайбер саннарына, «Нәҗат», «Мең дә бер хәдис» (Казанда да басыла), «Чулпан йолдызы» басмаларына тыю кертелә.

1907 елда хакимият тарафыннан ябыла.

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974.

Автор — Г.Г.Габделганиева