Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 856 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әсән-Елга волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Манзарас авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл таш” колхозы оештырыла, 1949 елдан – “Беренче май” колхозы (Манзарас авылы), 1960 елдан – Муса Җәлил исемендәге колхоз (Манзарас авылы), 1963 елдан – “Правда” колхозы (Манзарас авылы) (1994 елдан – “Правда” күмәк-өлешле авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе, 2001 елдан – “Правда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Правда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), 2016 елдан – “Урал” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы катнаш терлек азыгы заводында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла (1970 елда ябыла), 2007 елда – Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов исемендәге урта мәктәп (2007 елда мәктәп фасадына Герой хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырыла).

Мәктәп каршында 2010 елдан С.Ә.Әхтәмов исемендәге төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Л.Р.Мотыйгуллина) эшли.

Авылда шулай ук 1 нче (1983 елдан) һәм 2 нче (2011 еодан) балалар бакчалары, мәдәният йорты (1984 елдан), китапханә (1986 елдан, мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1982 елдан), “Фаяз” җамигъ мәчете (1997 елдан), спорт мәйданчыгы (2014 елдан) бар.

Авыл зираты территориясендә XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 19 кабер ташы бар.

Күренекле кешеләре

Р.Г.Газизуллин (1935–2017) – нефтьче, техник фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

З.З.Зиннәтуллин (1938 елда туган) – юрист, юридик фәннәр докторы, профессор, РФ һәм Удмурт Республикасының атказанган фән эшлеклесе;

Р.Б.Камалов (1929–2011) – инженер-механик, Кукмара ремонт-техника станциясендә баш инженер (соңрак Райсельхозтехника), РСФСРның атказанган механизаторы;

С.М.Минһаҗов (1922–1989) – фотограф, Бөек Ватан сугышында катнаша, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, “Хезмэт даны” газетасы фотохәбәрчесе (1965–1977 елларда), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары кавалеры;

Р.Я.Якупов (1931 елда туган) – педагог, Кукмараның 1 нче урта мәктәбе директоры (хәзер Ч. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия) (1976–1992 елларда), ТРның атказанган укытучысы.

Халык саны

1782 елда – 48 ир-ат;
1859 елда – 264,
1897 елда – 490,
1908 елда – 517,
1920 елда – 516,
1926 елда – 484,
1938 елда – 517,
1949 елда – 380,
1958 елда – 438,
1970 елда – 464,
1979 елда – 471,
1989 елда – 478,
2002 елда – 802,
2010 елда – 864,
2017 елда – 948 кеше (татарлар).