3 төре билгеле, Евразиядә, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар.

Сасы көзән (M. putorius) барлык районнарда очрый. Урманнарда, елга тугайларында һәм кырларда яшиләр. XX йөз ахырына аларның саны кискен кими.

Дала көзәне (M. eversmanni) ачык ландшафтларда, еш кына Кама аръягында очрый, республика территориясендә XX йөз башында күренә.

Сасы көзәннең гәүдәсе 29–48 см, койрыгы 10–15 см озынлыкта, авырлыгы 1,3 кг га кадәр, ана затлар аталарына караганда кечерәк. Кара көрән төстә, мехы аксыл, койрыгы кара. Утрак яшәү рәвеше алып бара.

Дала көзәненең гәүдәсе 40–52 см, койрыгы 10–18 см озынлыкта, авырлыгы 2 кг га кадәр. Сасы көзәннән аермалы буларак, ул аксылрак, аркасы саргылт-көрән. Көзәннәрнең гәүдәсе озынча, сыгылмалы, аяклары кыска. Танавы сузынкы, түгәрәкләнгән киң колаклы. Җәен йоны сирәк, кышкыга караганда кыскарак. Күбрәк эңгер-меңгердә һәм төнлә актив. Ояларын куышларда, агач төпләре, чыбык-чабык, авылларда каралты-куралар астында ясыйлар. Куркыныч янаганда, аналь бизләрдән исле сыекча бүленеп чыга. Елга 2–3 тапкыр үрчи. Кушылу вакыты март-апрельдә, 1,5 айдан соң 4–6 (сирәк кенә 12 гә кадәр) бала китерәләр. 1 елдан җенси яктан җитлегәләр. Вак кимерүчеләр (йомраннар, байбаклар, әрләннәр, чыелдыклар, күселәр), шулай ук кошлар (үрдәкләр, көртлекләр) белән тукланалар. 12 ел яшиләр.

Тычкансыман кимерүчеләрне, авыл хуҗалыгы корткычларын юк итеп, зур файда китерәләр.

Көзәннәр — кыйммәтле мехлы җәнлекләр.

Дала көзәне