Эчтәлек

1646 елдан Тлюхляр исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Клевляр, Трухляр исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1895 елда төзелә, 1937 елда бинасында мәктәп урнаша), 3 җил тегермәне, тимерче алачыгы, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1046,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Олы Әтнә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Комыргуҗа авыл җирлеге составына керә.

Халкы күбесенчә “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Авылда клуб бар, 1995 елда яңа мәчет төзелә.

Авылның көньяк читендә, Шәмәк елгасының каршы як ярында, Төрекләр авыллыгы (җирле исеме – “Изгеләр ягы”), “Изгеләр кабере” сакланган, җирле халык аны бик хөрмәтли. Авылның өлкән кешеләре элек “Изгеләр зираты” булуын әйтә.

Халык саны

1782 елда – 122 ир заты;
1859 елда – 513,
1897 елда – 642,
1908 елда – 725,
1920 елда – 634,
1926 елда – 680,
1938 елда – 678,
1949 елда – 435,
1958 елда – 339,
1970 елда – 227,
1979 елда – 162,
1989 елда – 120,
2002 елда – 101,
2010 елда – 108,
2015 елда – 119 кеше (татарлар).