Оештыручылары – РФ Мәгариф министрлыгы, Казан техник университеты.

Чыгу урыны һәм вакыты

Нашире – Казан техник университеты.

1999 елда халыкара статус ала, аны нәшер итүгә «ОКБ Сухого» АҖ, Мельбурн Король технологик университеты, Мәскәү авиация институты, Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү техника университеты, Авиация җиһазлары фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү), Самара һәм Харьков аэрокосмик университетлары, Самара фәнни-техника комплексы, Эмбри-Риддл аэронавтика университеты (АКШ), Уфа авиация-техника университеты, «Камов» фирмасы (РФ), Үзәк аэрогидродинамика институты (Мәскәү) булышлык итәләр.

1958 елдан Казанда рус телендә елга 4 сан нәшер ителә.

Оештыручы һәм беренче мөхәррире – Ю.Г.Одиноков.

Төрле еллардагы мөхәррирләре – Г.С.Жирицкий, А.В.Талантов, М.Б.Вахитов, В.А.Фирсов (1997 елдан).

Юнәлеше

Журналда вузларның, фәнни-тикшеренү, проектлау һәм производство оешмаларының авиация һәм ракета фәне һәм техникасы өлкәсенә караган фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләре нәтиҗәләре басыла.

Төп бүлекләр: авиация техникасы; очу аппаратларын проектлау; очу аппаратларының төзелеш механикасы һәм ныклыгы; очу аппаратлары һәм аларның двигательләренең аэро- һәм газодинамикасы; авиация һәм ракета двигательләре теориясе һәм аларны проектлау; авиация приборлары һәм үлчәү-исәпләү комплекслары; авиация производствосы технологиясе; авиация техникасын проектлау һәм җитештерүне автоматлаштыру; авиациядә икътисад мәсьәләләре; авиация техникасын һәм производствоны конверсияләү; авиациядә экология мәсьәләләре.

Шулай ук материалларга күзәтүләр, фәнни хроника, бәхәсләр, депонирланган (басылмый калган) мәкаләләргә аннотацияләр бирелә.

1974 елдан журнал «Allerton Press» (АКШ) нәшрияты тарафыннан «Russian Aeronautics» исемендә инглиз телендә басыла.

Әдәбият

Богомолов А.И. Журнал для учёных-авиаторов // Науч. Татарстан. 1996. № 3;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.