Эчтәлек

Китапханә Казанда Г.П.Каменев өендә сакланган.

Китапларның күбесе XVIII йөз басмалары: Г.Р.Державин, А.Д.Кантемир, Н.М.Карамзин, М.В.Ломоносов, В.К.Тредиаковский, М.М.Херасков, Г.П.Каменев әсәрләре басылган «Иппокрена...», «Аониды...» әдәби журналары; чит ил авторлары Л.Ариосто, Ф.Вольтер Ж.-Ф.Мармонтель, Д.Мильтон, Ш.Монтескьё, Т.Тассоның русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре, драматург А.Коцебуның Г.П.Каменев тәрҗемәсендәге әсәрләре, мистик һәм масон басмалар һ.б.

Китапханәдә шулай ук Н.И.Новиковның «Шәһәр һәм авыл китапханәсе» («Городская и деревенская библиотека...», 1782–1786), «Балаларның күңелен һәм акылын үстерү укулары» («Детское чтение для сердца и разума», 1785–1789), «Россия язучылары турында тарихи сүзлек тәҗрибәсе» («Опыт исторического словаря о россий­ских писателях...», 1772), А.П.Сумароковның «Барлык әсәрләрнең тулы җыелмасы» («Полное собрание всех сочинений...», 1787) басмалары һ.б. булган.

1803 елда төзелгән исемлек буенча, Г.П.Каменев үлгәннән соң китапханәдә 489 том китап исәпләнә, шуларның 296 сы – рус телендә. Г.П.Каменев тупланмаларыннан өч китап – А.Д.Кантемирның «Сатиралар һәм башка шигъри әсәрләр»е («Сатиры и другие стихотворческие сочинения», 1762), Ш.Ролленьның «Мисырлыларның борынгы тарихы» («Древняя история о египтянах», 1749–1762), Г.Гейнзиусның «1744 нче ел башында күренгән кометаны тасвирлау» («Описание в начале 1744 года явившейся кометы», 1744) дигән әсәре – Казан университетының фәнни китапханәсендә саклана.

Китапларның беренче битендә «Г.Каменев» дигән язу һәм аларның тәртип номеры бар. Чит ил китапларының исемлеге сакланмаган.

Әдәбият

Залкинд Г. Г.П.Каменев: Опыт имущественной характеристики первого русского романтика. Казань, 1926.

Автор – И.А.Новицкая