Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк-көнбатышында урнашкан. 1962 елда оештырыла. Үзәге – Чайковский шәһәре (Пермь шәһәреннән 325 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 104740 кеше (2016 ел), шул исәптән татарлар – 4414 кеше (2010 елда – 4424, 2002 елда – 5277 кеше).

Татарларның төп урнашу урыны – Чайковский шәһәре (2016 елда – 3760 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Бүгенге көндә аерым татар мәктәпләре юк. Татар теле һәм татар мәдәнияте икенче балалар музыка мәктәбенең татар-башкорт бүлегендә һәм мәчет каршындагы мөселман дини җәмгыяте сыйныфында өйрәнелә.

Татар халкы белән «Дуслык» милли-мәдәни үзәге (2009 елдан эшли) һәм Чайковский район мәдәниятне үстерү үзәге (2014 елдан) зур эш алып бара. Татар үзешчән коллективлары: «Сәйлән» (1989 елдан, җитәкчесе – Г.Ш.Муллагалиева) һәм «Идел» (1997 елдан, җитәкчесе – М.З.Нуруллина), «Йолдызлар» балалар вокаль ансамбле (2005 елдан, җитәкчесе – Ю.Ф.Артемьева), «Бәхетле» татар яшьләр оешмасы (2014 елдан, җитәкчесе – К.Болтаева) эшли. Милли бәйрәм – Сабан туе даими үткәрелә.

Күренекле кешеләре

Шагыйрә М.З.Нуруллинаның, дзюдо буенча СССР чемпионы Ф.Х.Зекринның тормышы һәм эшчәнлеге район белән бәйле