«Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале

ТРның 2007 елның 28 апрелендә кабул ителгән «ТРның «Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында» Законына үзгәрешләр кертү турында» Законы нигезендә гамәлгә куела. ТР нефть сәнәгате хезмәткәрләренең (шул исәптән предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренең) хезмәттәге югары казанышлары, шудай ук халык хуҗалыгының башка тармаклары, дәүләт органнары һәм оешмалары хезмәткәрләренең ТР нефть сәнәгате оешуга һәм үсешенә керткән өлешләре өчен билгеләнә. ТР Президенты тарафыннан тапшырыла.

ТР Президентының 2007 ел 4 май Указы буенча медаль түгәрәк рәвешендә көмештән (диаметры 32 мм) эшләнә, ике ягы да алтынсыман төс белән каймалана. Уң ягы шомартылган тонык өслектән гыйбарәт, аның әйләнәсенә алтын төсендәге татар милли бизәге төшерелгән. Өслекнең үзәгендә — Татарстанның алтын төсендәге геогр. картасы, рельефлы үзәгенең уртасында өч миллиард тонна нефть чыгаруны символлаштырган фонтан рәвешендәге мемориал урнаштырылган. Республика картасы астында өслекнең түбәнге өлешен алтын төсендәге «Татарстан» язуы били. Өслекнең югарыгы өлешендә алтын төсендәге «3» саны куелган. Өслекнең эчке радиусы буйлап бер юнәлештә алтын төсендәге язулар урнаштырылган: сул якта — татар телендә «миллиард тонна нефть», уң якта — рус телендә «миллиарда тонн нефти». Медальнең икенче ягында, шомартылган батынкы өслек үзәгендә — алтын төсендәге лавр ботагы сурәте, аның астында — медальнең номеры. Ботак диаметр буенча өслектән алтын төсендәге кабарынкы кайма белән аерыла. Ялтыратылган түгәрәкнең өске өлешендә алтын төсендәге «1943–2007» даталары урнаштырылган. Даталар башка мәгълүматтан алтын төсендәге дүрт почмаклы ике йолдыз белән аерыла. Аннан соң түгәрәк диаметры буенча кечерәк зурлыкта алтын төсендәге 3 дата куелган: «1943–1971 — I млрд.», «1971–1981 — II млрд.», «1981–2007 — III млрд.». Медаль өч төстәге муар тасма тарттырылган бишпочмаклы кысага тоташа. Тасманың киңлеге 24 мм: сул якта — яшел, уң якта — кызыл буйлар (һәркайсының киңлеге — 10 мм), кысаның кырыйларында — алтын төсендәге (киңлеге 2 мм) буйлар.

2019 елның 1 гыйнварына бүләккә 3,5 меңнән артык кеше лаек була.

Автор — Е.Б.Долгов