- РУС
- ТАТ
физик, физика-математика фәннәре докторы (2005)
1958 елның 21 декабрендә Казанда туа.
1981 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук радиоэлектроника кафедрасында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2006 елдан).
Хезмәтләре сыеклык, газ һәм плазма механикасына карый.
Овчинников үз-үзен стохастик тоткан өлкәнең таралу концепциясен эшли, спектраль тавыш үлчәү (шумометрия) алымын гамәлгә кертә.
Нефть чыганакларын эшкәртүне оптимальләштерүдә кулланыла торган күзәнәкле туенган катламнарның гидродинамик параметрларын контрольдә тоту алымнарын эшли һәм гамәлгә ашыра.
Стохастичность в системах с потенциалом Леннарда-Джонса при малом числе частиц // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1991. Т. 54, вып. 7 (автордаш);
Генерация звука фильтрационным потоком в пористых средах // Акустический журн. 1992. Т. 38, № 1 (автордаш);
Интерпретация результатов исследований пластов методом фильтрационных волн давления. К., 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.