Эчтәлек

Лексикологиянең өйрәнү предметы — сүз.

Телнең төп берәмлеге буларак, сүзләр өч аспектта өйрәнелә: структур (төзелеше), семантик (сүзнең мәгънәсе), функциональ (сүзнең тел структурасындагы һәм сөйләмдәге роле). Структур аспектта сүз сүзтезмә белән чагыштырып карала, сүзнең аналитик формасы тикшерелә, сүзформа категориясе билгеләнелә. Сүзгә семантик анализ ясау мәсьәләләре белән семантика шөгыльләнә. Бу очракта сүзнең мәгънәләре өйрәнелә, лексикологик категорияләре (моносемия һәм полисемия), шулай ук сүзләрнең конкрет һәм абстракт, туры һәм күчерелмә мәгънәләре аерып күрсәтелә. Функциональ аспектта сүз телнең гомуми төзелеше һәм эшчәнлегендәге роле күзлегеннән чыгып карала.

Лексикология телнең лексикасын система буларак өйрәнә. Әлеге системаны барлыкка китерүче сүзләр төркеме күләмнәре, лексик берәмлекләрнең форма яки мәгънә охшашлыклары ягыннан аерылырга мөмкин. Формалары ягыннан охшаш аерым лексик берәмлекләр омонимнар барлыкка китерә; лексик мәгънәләрнең үзара бәйләнешендәге аермаларга мөнәсәбәтле рәвештә мәгънәләре ягыннан бер-берсенә якын, ягъни мәгънәдәш сүзләр (синонимнар), капма-каршы мәгънәдәге сүзләр (антонимнар) һ.б. аерып күрсәтелә.

Телнең лексик составы бертөрле генә түгел. Ул берничә категориягә бүленә: кулланылыш сферасына карап — гомумхалык теле сүзләре һәм билгеле бер шартларда, билгеле бер сөйләштә, аерым бер иҗтимагый катлау телендә кулланылучы сүзләр (гади сөйләм, диалектизмнар); тарихи күренеш буларак — архаизмнар, неологизмнар; сүзләрнең килеп чыгышы ягыннан — алынмалар, варваризмнар, интернациональ сүзләр; кулланылыш активлыгы ягыннан — актив һәм пассив сүзләр.

Лексикология телнең сүзлек составын тулыландыру һәм үстерү юлларын тикшерә; аның 4 ысулын аерып күрсәтә, шуларның 3 се телнең эчке ресурсларыннан файдалануга нигезләнә: яңа сүзләр ясалу (к. Сүз ясалышы), яңа мәгънәләр (полисемия, мәгънә күчеше), сүзтезмәләр барлыкка килү; дүртенче ысул башка телләрдән яңа сүзләр алуны күздә тота — алынмалар (лексик алынмалар һәм калькалар).

Гомуми, хосусый, тарихи, чагыштырма һәм гамәли лексикология бар. Гомуми лексикология сүз төзелеше, функциясе һәм үсешенең гомуми закончалыкларын булдыра; хосусый лексикология аерым бер телнең сүзлек составын тикшерә; тарихи лексикология теге яки бу әйбер-затның, төшенчәләрнең тарихы белән бәйле рәвештә аларны белдерүче сүзләрнең тарихын өйрәнә; чагыштырма лексикология сүзләрнең генетик якынлыгын билгеләүне күздә тота; гамәли лексикология 4 тармакны үз эченә ала: лексико­графия, тәрҗемә, лингвопедагогика һәм сөйләм культурасы.

Лексикология казанышлары күп кенә фәннәрдә кулланылыш таба: психолингвистика (сүзләр ассоциациясен (бәйләнешен) өйрәнү), нейролингвистика (афазия төрләре), социолин­гвистика (телнең иҗтимагый асылын өйрәнү) һ.б.

Татар лексикологиясе тел белеменең аерым тармагы буларак 1970 елларда аерылып чыга. Аңа Г.Х.Әхәтов, М.З.Зәкиев, Р.Х.Мөхиярова, К.С.Сабиров, Ф.С.Сафиуллина, В.Х.Хаков һ.б.ның хезмәтләре нигез була. Лексикологиянең төрле тармакларына караган шактый гына хезмәтләр бар (синонимия — Ш.С.Ханбикова; интернациональ сүзләр — М.Б.Хәйруллин; фразеология — Г.Х.Ахунҗанов; этимология — Р.Г.Әхмәтьянов; ономастика — Ф.Г.Гарипова, Г.Ф.Саттаров, Р.Х.Субаева һ.б.).

Әдәбият

Сабиров К.С. Лексикология // Хәзерге татар әдәби теле. К., 1965;

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология. К., 1999;

Мөхиярова Р.Х. XX гасырның 80–90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. Яр Чаллы, 2000.                             

Автор — И.Б.Бәширова