Биографиясе

1956 елның 31 августында Иваново өлкәсе Южа шәһәрендә туган.

Казан мәдәният институтын тәмамлый (1981).

1981–1995 елларда Алабуга шәһәрендәге Республика мәдәният училищесе укытучысы. Бер үк вакытта 1985 елдан Алабуга педагогия институты укытучысы, 2003 елдан Өстәмә професиональ белем бирү институты директоры, 2006 елдан профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре земстволарның Россия тарихындагы роленә, аларның Вятка һәм Казан губерналарында мәгарифне, мәгърифәтне һәм китапханә эшен үстерүдә катнашуына; М.И.Цветаева иҗатына карый.

Хезмәтләре

Елабужское земство и Россия: Гуманно-просветительская деятельность Елабужского земства. Москва, 2002.

Библиотечно-просветительская деятельность Казанского и Вятского земств. 1865–1917 годы. Москва, 2005.

Елабуга-Харбин-Сидней: Потомкам И.Г.Стахеева посвящается. Казань, 2007 (автордаш).

«Я телом здесь – душа с тобою»: О судьбах русской эмиграции // Австралиада. 2007. № 52.