Тарихы

1616 елдан Нысы авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Туктамыш Нысысы исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1173 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1991 елныңң 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Әбде авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «1 Май» колхозы оештырыла, 1957 елдан Тәкәнеш районының «Ныртинский» (үзәк утары – Нырты совхозы поселогы, хәзер Татарстан Республикасының Кукмара районы), 1965 елдан – Саба районының (үзәк утары – Әбде авылы), 1991 елдан Теләче районының «Абдинский» совхозларында. 1993 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1996 елда) «Абдинский» күмәк предпритиесенә, 2003 елда –«Абдинский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә (2008 елга кадәр эшли). Хәзер «Әбде» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Р.Ш.Гайфуллинның крестьян фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Мәктәп, китапханә (1930 еллардан, 1984 елда фонды Әбде авылына күчерелә), клуб була. Фельдшерско-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

С.М.Михайлова (1942–2007) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 50 ир-ат;
1859 елда – 375,
1897 елда – 532,
1908 елда – 513,
1920 елда – 525,
1949 елда – 345,
1958 елда – 336,
1970 елда – 316,
1979 елда – 262,
1989 елда – 183,
2002 елда – 138,
2010 елда – 116,
2020 елда – 96 (татарлар, руслар).