Биографиясе

1951 ел, Казан шәһәре Отар бистәсе – 1977 елның 1 июле, Кавказ таулары.

Казанның 131 нче урта мәктәбен, Казан дәүләт университетын тәмамлый (1974). Университетта төркем комсоргы, факультетның спорт советы әгъзасы була.

ТАССР Министрлар Советы каршындагы Физик культура һәм спорт комитетының Мактау грамоталарына ия була. 3750 м биеклеккә менгән өчен "СССР альпинисты" билгесе белән бүләкләнә.

Кавказ тауларында, Домбайда өч инструктор составындагы төркем белән тауга менгәндә һәлак була.

Истәлеге

2009 елдан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Кама Тамагы поселогы янындагы скалодромда аның хөрмәтенә "Зоя Даутова мемориалы" – кыяга менү буенча спорт ярышлары үткәрелә.

Казанда бер урам аның исеме белән атала.