Биографиясе

1927 елның 27 феврале, Уфа шәһәре – 2005 елның 7 гыйнвары, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1952 ел).

1952–1953, 1957–1959 елларда Казанда сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1959–1960 елларда «Теплоконтроль» заводы партия комитеты секретаре, 1960–1962 елларда КПССның Казан шәһәре Идел буе райкомының 2 нче, 1962–1966 елларда 1 нче секретаре. 1966–1971 елларда Татарстан «Радиоприбор» дәүләт предприятиесе директоры, 1994–2000 елларда генераль директоры киңәшчесе.

Илнең авиация приборлары төзелеше үсешенә өлеш кертә.

Ю.Ф.Җамалетдинов җитәкчелегендә һәм аның турыдан-туры катнашында Әлмәт, Лениногорск, Гродно (Белоруссия) шәһәрләрендә радио һәм приборлар заводлары, Казанда кою-механика производствосы оештырыла, җитештерү-техника һәм халык куллануы  товарлары чыгару шактый арта.

1963–1990 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Выпускники – гордость университета: Краткий биогр. справ. / КАИ. Казань, 2002.