Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысына кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ушуган исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәктәп, ашлык саклау-сату кибете, 3 бакалея кибете эшли. 1907 елда яңа ысул белән укыта торган мәктәп ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2134 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Карамалы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Татар Шуганы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда 2 колхоз: «Урманай» (беренче рәисе – Г.Шәнгәрәев) һәм «Эконом» (беренче рәисе – Х.Шәфигуллин) оештырыла, шул ук елда алар «Эконом» колхозына берләштереләләр (рәисе – И.Байбәков). 2006 елдан «Татшуган» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Авыл үсешенә ТАССРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, колхоз рәисе Н.М.Якупов зур өлеш кертә (1965-1987 елларда): мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты биналары һәм башкалары төзелә.

Халкы күбесенчә ««Азнакай» Агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932–1960 елларда авылда җидееллык мәктәп эшли, 1961 елда – сигезьеллык (яңа бина 1978 елда төзелә), 1986 елда – урта, 2010 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2011 елдан башлангыч мәктәп. Мәктәп үсешенә аның директоры (1948–1966 елларда), ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры К.Х.Хәйретдинов (1914–1972) зур өлеш кертә.

Авылда мәдәният йорты (1972 елда төзелә), «Аккош» балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

1995 елда мәктәптә төбәк тарихы музее оештырыла (нигез салучы – К.К.Исрафилов). 1998 елдан авыл китапханәсендә дә музей эшли.

1999 елда мәчет төзелә. Авыл территориясендә 1990 еллар ахырында төзекләндерелгән 5 чишмә бар (авылда яшәүче Р.Т.Хәйруллин акчасына).

Авыл территориясендә XIII–XIV йөзләр Урта гасырлар торулыгы калдыклары табыла.

1956 елда авылдан ерак түгел, җир сукалаганда, буралы курган культурасына хас бакыр ураклар хәзинәсе табыла (хәзерге вакытта ТРның Милли музее фондларында саклана).

Күренекле кешеләре

С.Ә.Әхмәдишин (1926–2015) – РСФСРның атказанган агрономы, в 1955–1994 елларда «Эконом» колхозында агроном, Ленин ордены кавалеры, Азнакай шәһәренең мактаулы гражданы;

Г.Г.Габдрахманов (1921–1980) – Кыргызстан Республикасының атказанган табибе;

Х.Х.Исмәгыйлева (1948 елда туган) – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Казан» Милли мәдәният үзәге директоры урынбасары;

Ф.Н.Маннанов (1951 елда туган) – нефтьче, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Ш.Г.Салихов (1957–2018) – баянчы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Д.Т.Хәйруллин (1945 елда туган) – шагыйрь, Азнакай районы «Марат» һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозларының баш инженеры;

Ш.И.Хәйретдинов (1934 елда туган) – РСФСРның атказанган икътисадчысы, озак еллар «Эконом» колхозының баш бухгалтеры булып эшли.

Халык саны

1816 елда – 110 ир заты;
1859 елда – 286,
1870 елда – 787,
1897 елда – 927,
1906 елда – 1061,
1926 елда – 1545,
1938 елда – 1250,
1949 елда – 980,
1958 елда – 897,
1970 елда – 949,
1979 елда – 727,
1989 елда – 578,
2002 елда – 529,
2010 елда – 477,
2015 елда – 441 кеше (татарлар).