Профсоюзлар оешуы

Казанда беренче һөнәри җәмгыятьләр — сәүдә-сәнәгать хезмәткәрләре, китап басучы эшчеләр һәм табибләр оешмалары XIX–XX йөз чикләрендә барлыкка килә.

1905 елның 17 октябрь манифесты яңадан-яңа һөнәри берләшмәләргә ачыктан-ачык теркәлү мөмкинлеге бирә. 1905 елның октябрендә, беренче булып, китап басучы эшчеләр профсоюзы оеша (1906 елның 19 февралендә «Китап басу эше хезмәткәрләре берлеге» — «Союз работников печатного дела» исеме ала); 1905 елның 13 ноябрендә Идел суднолары хезмәткәрләре профсоюзы, 1905 елның 25 ноябрендә — «Сәүдә-сәнәгать предприятиеләре приказчиклары һәм хезмәткәрләре берлеге» («Союз приказчиков и служащих торгово-промышленных предприятий») оеша.

А.И.Догадов башлангычында 1906 елның 15 июнендә металл белән эшләүчеләр профсоюзы барлыкка килә. 1906 елда Казанда 3 мең кешене берләштергән 10 һөнәри берлек эшли. 1906 елның 4 мартында профсоюзлар эшчәнлеген билгеле бер тәртипкә салу максатыннан «Сәүдә һәм сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче затлар яки шул предприятие хуҗалары мәнфәгатендә оештырылган һөнәри җәмгыятьләр турында вакытлыча кабул ителгән кагыйдәләр» («Временные правила о профессиональных обществах, учреждаемых для лиц, занятых в торговых и промышленных предприятиях или для владельцев этих предприятий») басылып чыга.

Һәр һөнәри берлек үз уставын нотариуста раслатып, карап тикшерү өчен Җәмгыятьләр һәм берлекләр кабулханәсенә тапшырырга тиеш була. «... вакытлыча кабул ителгән кагыйдәләр» күп кенә профсоюзларга үз эшчәнлекләрен ачыктан-ачык алып барырга комачаулык тудыра. 1907 ел башында Казанда профсоюзларның яшерен Үзәк бюросы оеша, аның уставында әлегә таркау профсоюзларны берләштерү һәм Казанда профсоюз хәрәкәтен җәелдерү төп максатлар итеп күрсәтелә.

1905–1917 елда Казан губернасында профсоюзлар саны акрын арта, аларның лидерлары арасында җитди каршылыклар була, хәрәкәт активистлары полиция тарафыннан эзәрлекләнә. Профсоюз хәрәкәте 1917 елгы Февраль революциясеннән соң кискен көчәя, июль аена губернадагы профсоюз әгъзалары саны 20 меңгә җитә.

Совет профсоюз оешмалары

1917 елның апрель урталарында Казан сәнәгать районы Профсоюзлар Советы оеша. Әлеге Совет башлангыч профсоюз оешмалары эшенә нигез салу, булганнарының эшчәнлеген үзгәртеп кору юнәлешендә зур хезмәт куя. 1918 елның 22 гыйнварында Казан губернасы Профсоюзлар Советы Уставы кабул ителә. Совет үз алдына түбәндәге бурычларны куя: профсоюз хәрәкәтен җәелдерүгә, эшче сыйныфның икътисади һәм сәяси көрәшенә булышлык итү; тарифлар булдыру, килешүләр төзү һ.б. мәсьәләләрдә аерым берлекләрнең эшчәнлеген көйләү; берлекләрнең сәяси хокукларын яклау; эшчеләргә кагылышлы законнар эшләнешенә йогынты ясау; медицина ярдәме һәм юридик ярдәм күрсәтүне җайга салу, китапханә һәм уку өйләре булдыру, лекцияләр һәм курслар оештыру, хезмәт биржалары һ.б. социаль-сәяси учреждениеләр булдыруда катнашу; эшчеләр хәрәкәтенең башка формадагы оешмалары белән элемтәгә керү, җыелышлар һәм съездлар уздыру. Совет тарафыннан башында рәис торган Башкарма комиссия төзелә.

1918 ел башына Совет үз эченә Казанның 25 профсоюзын һәм Чистай, Чабаксар, Мариинский Посад эшчеләренең Берләштерелгән һөнәри берлекләрен (барлыгы 47700 әгъза) ала. Профсоюзлар һөнәри принциптан чыгып төзелә. Октябрь революциясеннән соң татар эшчеләре берлекләре эшчәнлеге белән Үзәк мөселман бюросы җитәкчелек итә. Бюроның 2 вәкиле киңәшү хокукы белән Профсоюзлар Советына керә. Күп кенә профсоюзларда мөселман бюросы була.

1918 елда милли бюроларның берлекләргә кушылу процессы башлана. Профсоюзларның 1 нче Бөтенроссия съездында (1918, 7–14 гыйнвар) һөнәри берлекләрне җитештерү тармагына карап үзгәртеп кору (эшче һәм хезмәткәрләрне җитештерүнең аеруча әһәмиятле тармаклары яки икътисади эшчәнлек участоклары буенча илкүләм эре берлекләргә оештыру) турында карар кабул ителә. Һөнәри берлекләрнең иң югары органы — елга 2 тапкыр чакырыла торган губерна съезды булачак, съездда профсоюзларның губерна советы сайланачак дип раслана. Казан губернасы Советы җитештерүне контрольдә тотучы фабрика һәм завод комитетлары (ФЗК) эшчәнлеген үзгәртеп коруга аеруча зур әһәмият бирә. Профсоюзлардан аермалы буларак, комитетлар эшчәнлеге барлык эшчеләргә дә кагыла. Профсоюзлар һәм фабрика-завод комитетларының Казан шәһәр конференциясендә (1918, 17 апрель) ФЗКның үз тармагындагы профсоюзларның башкарма органы булырга тиешлеге турында карар кабул ителә.

Татарстан профсоюзларының 1 нче съездында (1920, 22–24 сентябрь) берлекнең исеме раслана — профсоюзларның Татарстан өлкә советы (өзеклекләр белән эшли, 1937 елда бетерелә; 1945 елда ВЦСПСның ТАССР буенча Вәкаләтле вәкиле идарәсе оештырыла, 1948 елда бетерелә). Съездда 96 мең кешене берләштергән 17 губерна бүлегеннән һәм 40818 кешене берләштергән 9 өяз һөнәри бюросыннан юлланган 52 делегат катнаша. Берлекләрнең губерна бүлекләре — өлкә комитетлары, өяз бүлекчәләре — кантон комитетлары дип үзгәртелә. Президиум, ревизия комиссиясе сайлана. 1920 ел ахырына 22 өлкә комитеты, 167 кантон бүлекчәсе (164296 әгъза) эшли. ВЦСПСның 4 нче Пленумы карарлары нигезендә 1934 тә республикада профсоюзлар күләм ягыннан кечерәйтелә: 37 урынына 78 оешма барлыкка килә.

Авыл хуҗалыгы һәм урман эшчеләре профсоюзы әгъзасы билеты. 1920 нче еллар

Профсоюзлар эшчәнлеге

Профсоюзлар Советлар эшчәнлегендә, эшче контрольне тормышка ашыруда, хуҗалык һәм дәүләт органнарын формалаштыруда актив катнаша. 1936 елгы СССР Конституциясендә хезмәт ияләренең профсоюзларга берләшү хокукы беркетелә. 1930 елларда республика профсоюзлары хезмәт ияләренең иң массачыл оешмаларының берсенә әверелә (208995 әгъза). Социалистик ярышлар, өмәләр, стахановчылык һәм рационализаторлык хәрәкәтләрен оештыруда профсоюзлар төп көч була. Ватан сугышы елларында профсоюзлар халык хуҗалыгын сугыш мәнфәгатьләренә көйләүдә, эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләрен урнаштыруда, дәүләт йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итүдә актив эшчәнлек күрсәтә. ТАССР профсоюзларының 1 нче берлекара конференциясендә (1948, 13 ноябрь) профсоюзларның Татарстан өлкә советы торгызыла.

Профсоюзлар тарафыннан хезмәт ияләренең культура дәрәҗәсен күтәрүгә зур әһәмият бирелә: 1954 елда республика профсоюзлары карамагында 128 клуб, мәдәният йорты, мәдәният сарае, 90 китапханә, 1100 кызыл почмак, 70 кино күрсәтү җайланмасы була. 1964 елда колхозларда профсоюзлар оештырыла. ВЦСПС Президиумы (1957, 17 август) тарафыннан профсоюзлар өлкә советларының хокук һәм эшчәнлек даирәсен сизелерлек киңәйткән документ — «Профсоюзларның республика, край һәм өлкә советы турында нигезләмә» («Положение о республиканском, краевом и областном совете профсоюзов») раслана. 1958 елның 15 июлендә СССР Югары Советы «Һөнәри берлекнең фабрика, завод, җирле комитеты хокуклары турында»гы («О правах фабричного, заводского, местного комитета профессионального союза») нигезләмәне раслый. Әлеге документ профкомнарның җитештерү процессы белән идарә итүдәге хокукларын киңәйтә. 1958 елның башыннан идарә итүдә эшлекле хезмәт киңәшмәләренә игътибар көчәя, алар тиздән даими рәвештә уздырыла башлый: 1970 елда республикада 1049 иҗтимагый һәм 743 цех даими эшлекле киңәшмәсе исәптә тора.

1990 елдан һөнәри берлекләр эшчәнлегенә профсоюзларның Татарстан республика советы җитәкчелек итә. 1995 елдан әлеге даирә Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе (ТР ПФ) карамагында. ТР профсоюзларының иң югары органы — конференция, профсоюз конференцияләре арасында эшли торган башкарма орган — ТР ПФ. Ул 19 тармак профсоюзларын берләштерә. Һөнәри берлекләр эшчәнлегенең хокукый нигезен ТР Конституциясе һәм башка законнар («Һөнәри берлекләр турында» — «О профессиональных союзах», «Коллектив договорлар һәм килешүләр турында» — «О коллективных договорах и соглашениях», «Халыкның хезмәт белән тәэмин ителеше турында» — «О занятости населения» һ.б.) тәшкил итә.

1980 еллар ахыры — 1990 еллар башындагы күчеш чорында Татарстанның һөнәри берлекләре тарафыннан базар икътисады шартларында республика профсоюзларының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итәрлек хокукый нигез булдыру чаралары күрелә. Хезмәт урыннары белән тәэмин итү, хезмәтне оештыру, хезмәткә түләү, хезмәт шартлары булдыру, гражданнарның хезмәт белән тапкан керемнәрен инфляциядән саклау, торакка, белем алуга, медицина ярдәменә булган хокукларын тормышка ашыру өлкәләрендә ике якның да мәнфәгатьләрен көйләүгә юнәлдерелгән социаль партнёрлык системасы барлыкка китерелә. ТР ПФ башлангычы белән 1992 елдан социаль һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүгә корылган өч яклы Татарстан комиссиясе үз эшен башлый. Башлангыч профсоюз оешмасы булган предприятиеләрнең 85% ында 45 — район, тарифлар буенча 30 тармак килешүе төзелә. ТР ПФ Россия Федерациясендә иң эре профсоюз берләшмәләреннән санала (1995 елда — 1,5 млн чамасы, 2007 елда 1,3 млн нан артык әгъза исәпләнә). Басма органы — «Новое слово» газетасы (1989 елдан).

Профсоюзларның Татарстан (өлкә, республика) советы рәисләре: А.И.Догадов (1920–1921), М.Е.Ендаков (1921–1923), К.А.Ратёхин (1923–1926), Я.И.Боярский-Шимшелевич (1926–1928), Я.И.Фин (1928–1929), В.П.Куликов (1929–1930), П.В.Аксёнов (1930–1935), А.Г.Долотказин (1945–1953), У.Х.Аипов (1953–1957), Г.Б.Бәдыйгов (1967–1965), Ә.Ә.Милмөхәммәтов (1965–1972), С.Г.Сафин (1972–1984), Ш.Ә.Мостаев (1984–1986), Г.С.Баштанюк (1986–1989), Р.Ш.Шәмгунов (1989–1990), Ф.И.Гайнуллина (1990–2000), Т.П.Водопьянова (2000 –2018), Е.И.Кузьмичёва (2018 елдан).

Әдәбият

Из жизни профсоюзов Татарстана: Итоги и перспективы работы. К., 1925;

Борисов М.И. Профсоюзы Татарской республики за 1925–1926 гг. К., 1927;

Саттарова Ф.Ф. Школа коммунизма. К., 1983;

 Сафин С.Г., Пашковский А.Б. Влиятельная сила. К., 1984;

Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: История, опыт, проблемы (1905–1995 гг.). К., 1995.

Автор — Р.Х.Әхмәтҗанов