Вятка елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 71,5 км, ТР чикләрендә – 35 км. Бассейнының мәйданы 1210 км2. Можга калкулыгыннан ага. Елга башы Удмурт Республикасында, тамагы Алабуга районы Үмәк (Өмәк) авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 54 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Үмәкнең 1,5 тән 27,2 км га кадәр озынлыктагы 18 кушылдыгы бар. ТРда аеруча зурлары: Күклек елгасы (11,9 км, сул кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,31 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә күбрәк. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 103 мм, ташу агымы катламы 71 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 1,76 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Елгада суының гомуми күләме 1,3 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.