- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре (1975)
1926 елның 17 марты, Саба районы Юлбат авылы – 2003 елның 10 октябре, Казан.
Мәскәү совет сәүдәсе институтын тәмамлый (1967).
1952–1955 елларда Саба һәм Молотов районнары башкарма комитетларында сәүдә бүлеге мөдире, Казан өлкә сәүдә бүлегендә колхозлар сәүдәсе секторы башлыгы булып эшли.
1955–1958 елларда РСФСР буенча Сәүдә һәм товарлар сыйфаты дәүләт инспекциясенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор, өлкән инспектор.
1958–1964 елларда һәм 1966–1967 елларда ТАССР Сәүдә министрлыгында: сәүдә бүлеге башлыгы урынбасары.
1964–1966 елларда Казан «Восток» тегү ҖБнең директоры урынбасары.
1967–1992 елларда ТАССР МС каршындагы Җәмәгать туклануы идарәсе башлыгы.
1980–1990 елларда ТАССР ЮС депутаты.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.