Биографиясе

1936 елның 22 ноябрендә Украина ССРның Донецк өлкәсе Красноармейск шәһәрендә туа.

1959 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Казан химия фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1966 елдан Казан технология университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре координацион кушылмалар химиясенә карый.

Половняк комплекслы платиналы металл кушылмаларын синтезлау ысулларын эшли һәм интермедиат формаларын тикшерә, соңгылары органик синтез реакцияләре катализаторы сыйфатында гамәли кулланыш таба («Казаноргсинтез» АҖдә гамәлгә кертелә).

Оксиалкиллы амин тозлары нигезендә корычның күкертле водород коррозиясе ингибиторларын таба («Татнефть» АҖдә нефть чыгару җиһазларын саклау өчен файдаланыла). Гальваник процессларның пычрак суларын авыл хуҗалыгы калдыклары ярдәмендә чистарту ысулларын тәкъдим итә, шуның белән төсле металларны (бакыр, никель, хром һ.б.лар) үтилләштерү һәм җитештерүдә кабат файдалану мөмкинлеге туа.

Уйлап табуга 30 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

«Атом альянсы» («Атомный альянс», 1997), «Ягымлы сүз белән» («Незлым тихим словом», 1999), «Мәһабәтлек» («Благолепие», 2006), «Күңелем адымнары» «(Шаги моей души», 2007), «Галлей кометасы билгесе астында» («Под знаком кометы Галлея», 2007) шигырь җыентыклары авторы.

Бүләкләре

Югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре билгесе, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Интермедиатные формы комплексных соединений платиновых и благородных металлов. Интермедиаты палладия (1) и палладия (0) // Вестн. Казан. технол. университета. 1998. № 1 (автордаш);

Формирование адсорбционных плёнок ингибиторов сероводородной коррозии на основе солей оксиалкилированных аминов // Защита металлов. 2003. Т. 29, № 3 (автордаш);

Комплексы 4d-платиновых металлов с фосфор(III)- и мышьяк(III)-органическими лигандами. М., 2006 (автордаш);

Coordination compounds in silver halide photography // J. Coord. Chem. 1992. V. 27 (автордаш).

Әдәбият   

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.